Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта күп балалы ата-аналарга өстәмә ярдәм күрсәтергә һәм керемнәре зур булмаган гаиләләр өчен бердәм пособие алу хокукын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Күп балалы гаиләләрнең керемнәре аз гына арту сәбәпле, бала табу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә ай саен пособие алу мөмкинлеген югалтуы дөрес түгел. Бу проблема Россия Президентының туры линиясе барышында да күтәрелде, һәм Владимир Путин кануннарга тиешле үзгәрешләр кертергә кушты. Хәзер күп балалы гаиләләргә айлык пособие, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артып, ләкин 10 проценттан артмаса, сакланачак».
Хөкүмәт бәяләвенчә, бу карар 230 меңнән артык бала тәрбияләүче гаиләләргә түләү белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, пособие алу өчен Россия гражданины булырга һәм биредә кимендә 5 ел яшәргә кирәк дигән таләп кертелә.
Закон 2026 ел башыннан әлеге социаль түләүне алучыларга гаризасыз рәвештә кагылачак.
2025 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары буенча «Гаилә» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - балалы гаиләләргә, күп балалыларга ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Милли проект үз түбәндәге программаларны кертә: Ана капиталы, бердәм пособие, гаилә ипотекасы, социаль контракт һәм башкалар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 февраль 2026, 09:20



