Яр Чаллы картиналар галереясендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Галимованың «Батырлык һәм мәхәббәт» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында рәссамның эшләре төрле чорларны берләштерә: Идел буе Болгары сугышчыларының һәм Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгыннан алып махсус хәрби операция сугышчыларының фидакарьлегенә кадәр. Камера күргәзмәсендә 18 рәсем һәм график әсәр тәкъдим ителә.


Ачылыш җылы, дустанә атмосферада узды. Сәламләү сүзе белән картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина чыгыш ясады. Котлау сүзләре ТР халык рәссамы Мадияр Хаҗиев, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Туйчинадан яңгырады. Яр Чаллы шәһәре Ветераннар советының патриотизм, Рухият һәм гражданлык җаваплылыгы комиссиясе рәисе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ракит Абделманов авторга «Яр Чаллы шәһәре ветераннары (пенсионерлары) Берләшмәсе» җирле иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасын тапшырды.

Экспозицияне «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин. «Пушкин картасы» программасы «Гаилә» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 февраль 2026, 08:11



