Дәүләт Думасы «РФдә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында канун кабул итте, ул гаилә студентларының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.Законда балалы яки никахлашкан студентларның тулай торакта аерым торак урын алуга өстенлекле хокукы беркетелгән. Югары уку йортында укучының гаиләсе аның белән бергә яши алачак. Шулай ук белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешманың гаилә студентлары өчен каралган торак урыннар саны турындагы белешмәләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү бурычы да язылган.
Сораштырулар буенча, студентларның 60%ы гаилә корырга тели. Әмма укучыларның 3,3%ы гына рәсми никахта тора. Югары уку йортларында 28,4 мең студент гаиләсе белем ала.
«Гаилә» милли проекты буенча яшь гаиләләр ярдәм чараларының тулы бер комплексын алырга мөмкин. Алар арасында - бердәм пособие, ана капиталы, гаилә ипотекасы, яшь әниләрне индивидуаль уку программасына күчерү. Ярдәмнең тагын бер мөһим чарасы - югары уку йортлары каршында ана һәм бала бүлмәсе һәм балаларның кыска вакытлы тору төркеме булдыру, анда студентлар һәм укытучылар үз балаларын алып килә һәм тәрбиячеләр белән берничә сәгатькә калдыра ала.
2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасындагы студент кызлар социаль фондтан яшәү минимумы нигезендә исәпләнгән йөклелек һәм бала табу буенча пособие алаалачак. Конкрет сумма йөклелек һәм бала табу буенча ял озынлыгына һәм яшәү төбәгенә бәйле булачак. Пособиенең билгеләнеше кызларның бюджет яки түләүле нигездә укуларына бәйле түгел.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 18 февраль 2026, 11:10



