Идарә Яңа елны бәйрәм итү, «Салават кубогы», Татарстан Республикасы Рәисе сайлаулары, Җиңү көне, Сабантуй, Яшьләр көне һәм башкалар вакытында шәһәр халкының иминлеген тәэмин итте дип хәбәр итте Мөдәррис Миңнегалиев.


Идарә хезмәткәрләре бер ел эчендә 36 рейд үткәргән һәм 10,5 мең фатирны тикшереп чыккан. Профилактик исәптә торучы гражданнарга карата 203 тикшерү үткәрелгән, 354 мигрантны һәм 411 коралга ия гражданнар тикшерелгән, 7 притон ачыкланган, административ хокук бозулар турында 1,8 мең беркетмә төзелгән, социаль мошенниклыкка каршы тору буенча 12 мең профилактик әңгәмә үткәрелгәнен хәбәр итте Мөдәрис Миңнегалиев:
«Профилактика кысаларында без «Куркынычсыз счетларга» акча күчерүләр, ведомстволарның ялган хезмәткәрләре шалтыратуларына, салым түләүләре барышында мошенниклык кебек заманча кибермошенниклык схемаларына игътибар иттек. Гражданнарга Интернетта эш иткәндә таләп ителә торган төп кагыйдәләрне искәрттек: конфиденциаль мәгълүматны фаш итмәскә, билгесез затлар соравы буенча акча күчермәскә, ышанычлы парольләр куллану».

Эшнең өстенлекле юнәлеше – ТР Административ хокук бозулар кодексының кайбер маддәләре буенча хокук бозуларны кисәтү: 8,5 мең хокук бозу ачыкланган, шуларның 41,7% ы-газоннарга машина кую. Җаваплылыкка 3,5 мең машина хуҗасы тартылган, штрафлар суммасы – 9,8 млн сум. Салынган штрафларның гомуми суммасы-68,6 млн сум, шуларның 22,8 млн сум акча 2025 елга туры килә. Су объектларында куркынычсызлык буенча 10 беркетмә төзелгән; ылыслы агачлар белән законсыз сәүдә итү туктатылган (70 беркетмә төзелгән).

Идарә белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә имин булмаган гаиләләргә 660 тикшерү уздырган, яшүсмерләргә 755 профилактик очрашу үткәрелгән, 3 413 аңлату әңгәмәсе уздырылган, балаларның төнге вакытта урамда йөрүләре өчен 75 беркетмә төзелгән һәм ата-аналарның бурычларын үтәмәү буенча 107 хокук бозу ачыкланган.

Көн саен җәмәгать тәртибен саклау линиясе белгечләре патруль-пост хезмәте белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин иттеләр дип билгеләп үтте җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы: «Ел йомгаклары буенча без 17 кешене тоткарлауда катнаштык, фактлар буенча 9 җинаять эше кузгатылды, 475 административ беркетмә төзүдә катнаштык. Шулай ук хәрби комиссариатларга язгы, көзге чакырылыш кампанияләре вакытында да ярдәм күрсәтелде. Чакыру графигы һәм чакыру исемлеге нигезендә хәрби частьләргә чакырылырга тиешле гражданнарга повесткалар тапшырылды».
Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы аша кергән 23 295 видеоматериал каралды, 4 436 карар суд приставларына җибәрелде, мәгариф учреждениеләрендә даими рәвештә профилактик лекцияләр үткәрелде.
Шәһәрдә 144 дружина – 1 452 кеше эшли. 2025 елда алар 541 административ хокук бозуны ачыклаган һәм туктаткан, 42 җинаять эшен ачарга ярдәм иткән, эре чараларда тәртип саклауны тәэмин иткән. Дүрт дружиначы республика премияләре белән бүләкләнде, барлык катнашучылар да Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан хокук тәртибен саклауда катнашкан өчен мэрдан рәхмәт хатлары алды.

Хокук саклау органнарының бердәм эше нәтиҗәсендә гомуми җинаятьчелек 16,2%ка кимегән (8,5 меңнән 7 меңгә кадәр), урам җинаятьчелеге 10,2%ка кимегән. Яр Чаллы «Закон территориясе» республика конкурсында беренче урынны алды.
2025 елда шәһәребездә Үзәк һәм Комсомол районнарында тәртип саклау буенча 7 җәмәгать пункты ремонтланды. Җәмәгать тәртибен саклау идарәсе башлыгы рәхмәтен белдерде: «Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевка ярдәм күрсәткәне, шәһәрдә иминлекне тәэмин итүгә бәйле проблемаларны аңлаганы, тәртип саклау буенча җәмәгать пунктларын карап тотуда һәрьяклап ярдәм күрсәткәне, гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда (ирекле халык дружиналарын) катнашуына ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә».
Быелның өстенлекле бурычлары арасында шәһәрнең 400 еллыгына һәм КАМАЗның беренче йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулуга багышланган чараларның иминлеген тәэмин итү.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 февраль 2026, 08:40



