Шәһәр спортчылары һәм учреждениеләре 2025 елда бөтенроссия һәм халыкара ярышларда алдынгы урыннарны яуладылар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Ренат Әхмәтшин сөйләде.
Хисап чорында «Шелковый путь» халыкара ралли-рейдында барлык призлы урыннарны алган «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре әһәмиятле нәтиҗәләр күрсәтте. Узышта пилот Антон Шибалов экипажы җиңү яулады.

Спортның индивидуаль төрләрендә дә чаллылылар югары казанышлары белән мактана ала. Нияз Билалов Дөнья сериясе кысаларында Кытайда халыкара ярышларда җиңеп, дзюдо буенча өч тапкыр Россия чемпионы булды. Билбау көрәшендә һәм милли көрәштә дөнья һәм Россия чемпионнары титулын Радик Сәлахов, Эльдар Хәмитов, Азат Габдрәшитов һәм Ранис Гыйләҗетдинов яуладылар.


Кирилл Козлов батутта сикерү буенча Россия чемпионы, Дөнья кубогы этабында бронза медаль һәм дөнья чемпионатының ике тапкыр көмеш призеры иясе булды. Йөзүдә Ралина Гыйләҗева алдынгы, ул 100 метрга комплекслы йөзүдә яшүсмерләр арасында яңа ил рекорды куеп, Россия чемпионатының ике алтын медален яулады, шулай ук Венгриядә юниорлар арасында дөнья беренчелегендә бронза медаль яулады.

Спорт резервын әзерләүнең муниципаль системасының нәтиҗәле эшләве республика дәрәҗәсендә расланды. спорт министрлыгы «Татарстан Республикасының 2025 елгы спорт учреждениеләре рейтингы» конкурсына йомгак ясалды. Республиканың спорт мәктәпләре арасында җиңүче дип М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе» танылды, «Төзүче» спорт мәктәбе» икенче урынны яулады. Олимпия резервы спорт мәктәпләре категориясендә икенче урынга «Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе лаек дип табылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 февраль 2026, 09:20



