Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 26 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитетында мэр Наил Мәһдиев, Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов һәм «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов катнашында эшлекле очрашу узды.

Фикер алышуның төп темасы IP-домофоннар урнаштыру буенча масштаблы проект нәтиҗәләре булды. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда шәһәр белән элемтә операторы арасында килешү имзаланды, аның кысаларында Яр Чаллыда җиде мең «акыллы» домофон урнаштыру планлаштырылган иде. Бүгенге көндә шәһәрдә сигез меңнән артык цифрлы домофон исәпләнә. Яр Чаллы - мондый инициативаны гамәлгә ашырган Татарстанның беренче муниципалитеты.

Наил Мәһдиев башкарылган эшкә югары бәя бирде һәм хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Яклар алга таба планнар да билгеләде: «Таттелеком» компаниясе белән хезмәттәшлек итү һәм Айрат Рәфкать улының шәхси инициативасы нәтиҗәсендә без берничә мөһим мәсьәләне хәл итә алдык. Без конструктив диалог төзедек һәм төп позицияләр буенча үзара аңлашуга ирештек.Бу муниципалитет һәм бизнесның хезмәттәшлек итүенеңяхшы үрнәге», - дип ассызыклады шәһәр мэры.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Яр Чаллы Татарстанда IP-домофония юнәлешендә алдынгы - сигез меңнән артык акыллы домофон панеле урнаштырылган, бу IP-домофон урнаштыру мөмкинлеге булган йортларның 93% тәшкил итә.

Айрат Нуретдинов шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре алдында ясалма интеллект технологияләренә багышланган лекция белән чыгыш ясады. Чара ачык диалог форматында узды: катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар һәм ясалма интеллект кертү перспективалары турында фикер алыша алдылар.

Пәнҗешәмбе, 26 февраль 2026, 10:45