Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков узган елда шәһәр территориясендә юл хәрәкәтен оештыру һәм иминлек турында сөйләде.

Шәһәр территориясендә корбаннар булган 485 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 18 кеше һәлак булган һәм 595 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алган. Һәлакәтләр саны 0,6%ка кимегән, шул ук вакытта яралылар саны 2,9%ка арткан, юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар сигез кешегә арткан.
«Юл-транспорт хәле киеренке булып кала, корбаннар булган юл һәлакәтләренең гомуми саны кимегәндә, һәлак булучылар санының артуы күзәтелә», – дип ассызыклады Радий Кадиков.

20 ел дәвамында шәһәр юлларында транспорт чаралары саны елдан-ел артканда, юл һәлакәтләрендә һәлак булучылар санының кимеве күзәтелә.


2025 ел йомгаклары буенча юл һәлакәтләре туплану урыны булып 9 участок исәптә тора, шуларның 3е – М-7 «Идел» федераль әһәмияттәге автомобиль юлында. Туплану урыннарында 43 юл һәлакәте булган, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм 55 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алган, шуларның 11 юл һәлакәте М-7 «Идел» автомобиль юлында булган, анда 15 кеше зыян күргән.

2025 елда шәһәр территориясендә 34 юл һәлакәте булган, аларның сәбәбе – канәгатьләнерлексез юл шартлары, бу очракта бер кеше һәлак булган һәм 46 кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алган.
Һәлакәтчәнлек анализы күрсәткәнчә, юл хәрәкәте катнашучылары имгәнгән төп һәлакәт төрләре булып: автомобильләр бәрелешүе; җәяүлеләрне бәрү; киртәгә барып бәрелү тора.
2025 елның узган чорында шәһәр юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 92 юл һәлакәте булган, һәлак булучылар юк, 97 кече яшьтәге бала төрле дәрәҗәдәге яралар алган. Юл һәлакәтләре санының 12,2%ка, яралыларның 10,2%ка артуы билгеләнә. Һәлак булучылар юк.

Бала-җәяүлеләр катнашында 48 юл һәлакәте булган, анда 48 бала яраланган; бала-велосипедчылар сыйфатында 18 юл һәлакәте теркәлгән, анда 18 бала яраланган; пассажирлар сыйфатында – 21 юл һәлакәте, анда 26 бала яраланган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр территориясендә 35 меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу теркәлгән. Эчеп машина йөртү – 824 факт. Эчеп йөртүче водительләр катнашында 31 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 41 кеше яраланган. Эчеп йөртүче водительләр катнашында 71 матди зыянлы юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Чыгышка йомгак ясап, шәһәр мэры Наил Мәһдиев питбайкларга аерым игътибар бирергә кушты: «Балалар һәлак була. Барлык закон чыгаручыларга мөрәҗәгать итәм: хәл уңайлы рәвештә формалашмый. Бу мәсьәлә җитлеккән генә түгел, хәтта артыгы белән өлгергән. Кануни нигез кирәк».
Моннан тыш, шәһәрдә тиешле инфраструктура оештырылганчыга кадәр, Яр Чаллы Башкарма комитеты электросамокатларны арендалауга рөхсәт бирмәячәк. «Без тиешле инфраструктура һәм ачык кануннар барлыкка килгәнчегә кадәр, рөхсәт бирмәдек һәм бүген дә рөхсәт итмибез. Без кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен – бу иң мөһиме. Электросамокатны арендалаумы яки балагызның тормышы һәм сәламәтлегеме – беренче урынга нәрсәне куярбыз?», – дип йомгаклады шәһәр мэры.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 февраль 2026, 11:08



