Инвестицион совет кысаларында Наил Мәһдиев ике җирле компаниянең — «Яр Чаллы торба заводы» һәм «СтиС-Яр Чаллы» — җитештерү мәйданчыкларында булды. Шәһәр мэры чыгарыла торган продукция белән танышты, җитештерү көчләрен бәяләде һәм предприятияләр җитәкчелеге белән аларның алга таба үсеш планнарын тикшерде.
Яр Чаллы торба
заводында Наил Мәһдиев заводның 2025 елгы эш
нәтиҗәләре белән танышты һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләренә тукталды. Меңгә якын кеше хезмәт итә торган предприятие югары үсеш темплары
күрсәтә: үткән ел нәтиҗәләре буенча керем 6 млрд сумнан арткан, ә
сәнәгать җитештерүе индексы 127% тәшкил иткән.
Завод технологияләргә актив рәвештә инвестицияләр кертә. Соңгы вакытта биредә корыч ярымфабрикатларны термоэшкәртү процессы модернизацияләнде, лазер эретеп ялгауның яңа линиясе кертелде, шулай ук үз көчләре белән автоматлаштырылган күпшпинделле тишү өчен җиһазлар эшләнелде һәм эшкә кертелде. «Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясе резиденты булып, Яр Чаллы торба заводы Россиянең иң эре профиль предприятияләре арасына керә. Аның төп заказчылары — нефтьгаз тармагы лидерлары: «Сургутнефтегаз», «Роснефть», «Татнефть», «Ванкорнефть» һәм «Газпромнефть». 2026 елда завод модернизацияне дәвам итәргә, ассортиментны киңәйтергә һәм нефтьгаз җиһазлары базарында үз позицияләрен ныгытырга планлаштыра.

Икенче компания — 2010 елдан «Мастер» Кама индустриаль паркы резиденты булган «СтиС-Яр Чаллы» компаниясе. Предприятие социаль инфраструктура объектларын, торак комплексларын һәм промышлек мәйданчыкларын пыялалау өлкәсендә эшли. Компаниянең мөһим проектларының берсе — «СИБУР» нефтьгазохимия гигантына 5,6 мең квадрат метр специальләштерелгән стеклопакетлар җибәрү булды.

Визит вакытында мэр шулай ук «СтиС» җитәкчелеге белән үсеш перспективаларын һәм җитештерүне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде. Үткән елны компания якынча 700 млн сум керем белән тәмамлады. Шул ук вакытта предприятие югары тотрыклылык күрсәтә: биредә йөзгә якын кешедән торган бердәм коллектив уңышлы хезмәт итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 март 2026, 11:00



