Яр Чаллыда янгында 78 яшьлек хатын-ишегалды хезмәтчесе зыян күрү турындагы хәбәр бөтен илне әйләнеп чыкты... Аның гомере өчен 5 нче шәһәр хастаханәсе табиблары-реаниматологлары көрәште.
Надежда Ивановна өчен бу гадәти көн булырга тиеш иде. Ул эш киемнәрен киеп, сумкасын, өске киемен кибеттә калдырып, урамда эшкә тотынды. Янгын чыккач ук, хезмәткәрләр бинадан тиз арада чыга башладылар, ә ишегалды хезмәтчесе сумкасында документлар калуын искә төшереп, аларны алыр өчен кире кайтты.
«Кибет әле бик нык төтенләнмәгән иде, ләкин мин әйберләрне калдырган бүлмә ишеген ачканда, мине төтен чолгап алды. Мин шунда ук аңымны югалттым. Күпме вакыттан соң үземә килгәнемне белмим. Чүгәләп, идәннән бер чүпрәк таптым, аның белән авызымны, борынымны каплап, сумкамны эзли башладым», — дип сөйләде пациент табибларга булган вакыйганы.
Хатын шул мизгелдә чыгырга тели, ләкин ишекне тапмый. Идәнгә ята һәм бер яктан җил искәнен тоя, һәм сулыш алыр өчен йөзен шул якка бора. Аннары түбәдә янгын сүндерүчеләрнең эшләгәнен аңлап ала. Хатын-кыз авырлык белән ярдәмгә чакыра ала.
Пациентны коткаруга хастаханәнең бөтен реанимация
хезмәте кушылды. Реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров хатынның «угар
газы белән агулану» диагнозы һәм яну продуктларын сулаганда
барлыкка килә торган ингаляцион яралану белән бик авыр хәлдә килүен сөйләде. Сатурация — 80%тән кимрәк, бу органнарда кислород критик
җитмәвен күрсәткән.
«Без ашыгыч рәвештә дезинтоксикацион терапия, үпкәләрдән һәм бронхлардан газларны чыгаручы кислород ингаляциясе үткәрдек. Аннары атна дәвамында сулыш юлларын дымландыру өчен небулайзер аша ингаляцияләр ясаттык», — дип аңлатты Павел Егоров.
Галина Соловьева мондый терапия
үткәрү стационар шартларында гына мөмкин булуын ассызыклады. Зыян
күргәнне коткарганда исәп минутлар белән үлчәнә. Мөмкин кадәр тизрәк
гадәти сулышны кайтару, тукымаларның үлүен туктату мөһим. Бу үзәк нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары
эшен саклап калу өчен кирәк.
«Күп очракта зыян күргән кеше шок хәлендә була. Тиз рәвештә ашыгыч ярдәм бригадасын чакырырга һәм аны хастаханәгә тизрәк илтергә кирәк. Яну продуктлары белән агулану бик куркыныч», — дип аңлатты тәҗрибәле табиб.
Реанимация бүлеге мөдире шәһәр
халкына мөрәҗәгать итте: «Янгыннар була. Шәхси әйберләр өчен кире
кайтырга ярамавын истә тотарга кирәк».
Искәртеп узыйк: хәзер Надежда Ивановнаның хәле яхшы: ул 8 Мартны каршыларга әзерләнә, оныкларының балалар бакчасындагы бәйрәмнәрендә булды. Аны коткарган реанимация бүлегенең табибларына һәм барлык шәфкать туташларына, сәламәтлеген торгызырга ярдәм иткән терапия бүлегенә һәм аның өчен борчылган барлык кешеләргә зур рәхмәт җибәрә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 март 2026, 14:48



