А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Валерия Гусева абруйлы Бөтенроссия «Софиум» олимпиадасының җиңүчесе булды. Ярыш үсеп килүче буынның үз-үзен танытуы өчен шартлар булдыруга, бөтен ил буенча мәктәп укучыларының сәләтләрен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проект кысаларында узды.

Валерия илнең 36 төбәгеннән һәм «Сириус» федераль территориясеннән иң көчле укучылар белән беренчелек өчен көрәште. Финалда катнашучыларга сайлау хокукы буенча иң катлаулы ситуацион биремнәрне чишәргә туры килде.
Бу уңышлы нәтиҗә артында Валериянең таланты гына түгел, ә аның остазының — тарих һәм җәмгыятьтану укытучысы, фәнни-методик эш буенча директор урынбасары Эльмира Мөхтәрованың зур хезмәте дә тора. Безнең катнашучыбызның югары әзерлек дәрәҗәсен экспертлар һәм жюри әгъзалары билгеләде, ә финалистларга бүләкне Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова шәхсән тапшырды.
Валерия сайлау хокукы
һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының
алтынчы сезонында җиңүче булды. «Софиум» олимпиадасы ике этапта узды,
сайлау хокукы һәм сайлау процессы өлкәсендә үз белемнәрен тикшерү
теләген Россиянең 88 төбәгеннән 10 һәм 11 нче сыйныфларның 15 521
укучысы белдерде, ә финалга 44 субъекттан 90 укучы чыкты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 март 2026, 15:10



