Бүген Яр Чаллыда Россия Федерациясе паспортларын тапшыруның үзенчәлекле тантанасы узды. Паспортларны тантаналы рәвештә тапшыру «Яшьләр һәм балалар» милли проект бурычларына туры килә. Беренче тапкыр бу мөһим вакыйга бөтен ил өчен әһәмиятле урында — «КАМАЗ» ААҖ визит-үзәгендә узды. Тантана башланганчы катнашучылар өчен үзәк буенча экскурсия оештырылды.

14 яшькә җиткән 16 сәләтле укучы үзенең төп документын тарихы атмосферада алды. Яшь
гражданнарны шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Россия Федерациясе Дәүләт
Думасы депутаты Әлфия Когогина шәхсән котлады.
«Бүгенге вакыйга
безнең легендар шәһәрдә үзенчәлекле елда — беренче КАМАЗ йөк машинасы
чыгарылуның 50 еллыгында, безнең шәһәребезнең 400 елында узды, һәм минемчә, 2026 елның бу март көне сезнең хәтерегездә
мәңгегә калачак. Билгеле бер еллардан соң сез бу матур тантананы җылы хисләр белән искә төшерерсез. Югары максатларга: укуда да, киләчәктә
сайлаячак һөнәри эшчәнлектә дә уңышларга ирешәчәгегезгә ышанам. Моның өчен
барлык мөмкинлекләр бар!», — дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә Наил Мәһдиев.
Бүген рәсми рәвештә тулы хокуклы граждан булганнар арасында — олимпиадалар җиңүчеләре, спортчылар, иҗади шәхесләр һәм киләчәк инженерлар, Татарстан җыелма командасыннан волейболчылар, «Челны» клубының хоккейчылары, «Кванториум»нан яшь талантлар һәм киләчәк сәнгать осталары.

Бу көнне ата-аналарга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Балалар белән бергә алар бу дулкынландыргыч мизгелне уртаклаштылар, уллары һәм кызларының уңышлары белән горурландылар.

Мэр балаларга үз иленең лаеклы гражданнары булуларын, үз алдына амбициоз максатлар куюларын һәм Яр Чаллының хезмәт итәргә һәм иҗат итәргә әзер булган һәркем өчен мөмкинлекләр шәһәре булуын истә тотуларын теләде.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 март 2026, 17:49



