Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Иң нәзек сүзләрдән бәйләм» бәйрәм концерты узды. Тантаналы чараның хөрмәтле кунаклары булып махсус хәрби операция катнашучыларының туганнары, хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, табиблар, педагоглар, сәнәгать предприятияләре хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре булдылар. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
Залда булган хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: «Сезнең күңел җылысы, изгелегегез безгә, ир-атларга, үзебезне ышанычлы тоярга мөмкинлек бирә, безнең таянычыбыз бар, безне көтәләр. Сез безгә көч бирәсез. Сез — безнең барысы да: мәхәббәт һәм горурлык. Барлык ир-атлар исеменнән зур хөрмәт белән сезгә рәхмәт әйтәм!».
Шәһәр мэры хатын-кызларның шәһәрнең социаль-мәдәни өлкәсенә зур өлешен билгеләп үтте: «Шәһәр — ул кешеләр. Бүген хатын-кызлар социаль-мәдәни өлкәдә — мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, мәдәниятта, яшьләр сәясәтендә эшлиләр, сезнең җилкәләрдә дәүләтләр тора. Сезсез безнең тормышны күз алдына китерү мөмкин булмас иде».
Аерым рәхмәт сүзләрен Наил Мәһдиев макхсус хәрби операциядә катнашучыларының туганнарына һәм якыннарына юллады. Тирән хөрмәт билгесе буларак мэр Россия Герое Сергей Чебневның әнисенә — Ольга Константиновнага — чәчәкләрне тапшырды.
Ватан машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше өчен «КАМАЗ» ААҖның техник контроль бюросы җитәкчесе Татьяна Беловага «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме бирелде, ә сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен 9 нчы поликлиниканың өлкән медицина сеңлесе Татьяна Кислова «Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеме белән билгеләнде.
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте Балалар сәнгать мәктәбе директоры Нэля Борознова һәм «КАМАЗ» ААҖ логистик үзәге экономика үзәге директоры урынбасары Лилия Гилаевага игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән «КАМАЗ» ААҖның корпоратив процедуралар бюросы җитәкчесе Мария Казакова, «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» формовщигы Зөлфия Сидорова һәм шәһәр Дәүләт ветеринария берләшмәсе ветеринария табыбханәсе мөдире Ева Пожидаева хуплау алды.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән Шәһәр Советының оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе баш белгече Айгөл Зарипова һәм Шәхси составлар буенча документлар архивы баш белгече Гөлшат Нуртдинова бүләкләнде.
Яр Чаллының гүзәл халкына багышланган концерт программасында шәһәрнең танылган иҗат коллективлары катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 март 2026, 18:00



