Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә яңа сезонның авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшен дәвам итә. Һәр шимбә шәһәр халкы һәм кунаклары югары сыйфатлы фермер продукциясен сатып алу мөмкинлегенә ия.

Сәүдә рәтләре гадәттәгечә өч популяр мәйданчыкта җәелдерелгән: Г. Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда), Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында.

Ярминкәләр ассортименты элеккечә үк төрлелеге һәм күләме белән сөендерә. Сәүдә нокталарына 289 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Республикабызның 12 муниципаль районы үзләренең иң яхшы продукциясен тәкъдим итә: Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Чирмешән һәм Тукай районнары.

Киләсе ярминкәләр 14 мартта расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Җомга, 13 март 2026, 14:55