Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Бүген иртән ике мәйданчыкта республикабызның беркетелгән 7 муниципаль районы катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә рәтләре гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге яр буе («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык) һәм Ипподром территорияләрендә җәелдерелгән. 

Киң ассортиментта - сыер ите, тавык, үрдәк, каз, күркә ите.  

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария инспекциясе хезмәткәрләре кизү тора. Продукцияне ветеринария табиблары халыкны аеруча куркыныч авырулардан саклау һәм контрафакт продукцияне булдырмау максатында катгый күзәтеп тора.

Шимбә, 14 март 2026, 11:00