Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Гаилә» милли проекты кысаларында тугызынчы тапкыр «Көмеш биатлон» турниры узды. 100дән артык актив һәм энергияле катнашучы «Яр буе» паркында җыелып, хәрәкәт, спорт һәм яхшы кәефнең яшь белән чикләнмәвен дәлилләде.

Ярышлар «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе тормышка ашырган «Сәламәтлек — җиңел адым белән» партия проекты кысаларында үткәрелде.

Спортчыларны хупларга туганнары, дуслары һәм җанатарлар килде. Чараның атмосферасы чын мәгънәсендә җылы һәм дусларча булды.

Бәйрәм кайнар чәй, сый-нигъмәтләр һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды. Һәр катнашучы шоколад медале алды, ә яз бәйрәме уңаеннан спортчыларны «Бердәм Россия» вәкилләре котлады.

Катнашучылар скандинавия таяклары белән дистанция уздылар, аннары үз көчләрен гадәти булмаган этапларда сынадылар: «себерке» ыргыттылар, тупны боҗрага аттылар һәм мишеньнәргә төз атуда катнаштылар. Күпләр өчен бу беренче ату тәҗрибәсе булса да, төгәл эләгүдән алынган хис-кичерешләр бик көчле булды.

«Безнең проект өлкән буын кешеләренең актив булып калуына, күбрәк хәрәкәт итүенә, аралашуына һәм ярдәм тоюына юнәлтелгән. “Көмеш биатлон” инде кешеләрне берләштерүче һәм яшьнең чикләү түгел, ә актив һәм кызыклы тормыш өчен яңа этап булуын күрсәтүче күркәм традициягә әйләнде», — дип билгеләп үтте «Сәламәтлек — җиңел адым белән» проекты җитәкчесе Александр Зотов.

Шимбә, 14 март 2026, 11:22