Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дщълщт педагогика университетының Индустриаль-педагогика көллияте студент-дизайнер кызлары Мәскәүдә узган I Бөтенроссия «Традицияләр көче» конкурсында җиңү яуладылар. Конкурска Россиянең 79 төбәгеннән 2500 катнашучыдан 860 гариза тапшырылган. Иң күп делегацияләр Краснодар крае, Калининград, Новосибирск, Оренбург һәм Свердловск өлкәләреннән килгән. Татарстан Республикасын Индустриаль-педагогика көллияте студент-дизайнерлары тәкъдим итте.

Конкурс кысаларында катнашучылар «Мураллар» һәм «Шәһәр сәнгать ландшафты» кебек берничә номинациядә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Жюри аларның проектларындагы креативлыкны һәм оригинальлекне югары бәяләде.

Барлык проектларның җитәкчесе — Индустриаль-педагогика көллиятенең һөнәри дисциплиналар кафедрасы укытучысы, Россия дизайнерлар берлеге әгъзасы Анастасия Кузнецова:

«Проектларны конкурска ике атна дәвамында әзерләдек. Шәһәр мохите өчен мураллар, скульптура, инсталляция, керү төркеме юнәлешләрендә эшләдек. Проектлау объектлары буларак Татарстан белән генә чикләнмәскә, Россиянең башка төбәкләре өчен дә үз карашыбызны тәкъдим итәргә булдык. Нәтиҗәдә Калининград, Архангельск өлкәсе, Чувашия, Башкортстан, Якутия, Мәскәү өлкәсе һәм башка төбәкләр өчен концептуаль проектлар эшләнде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча 17 кеше Мәскәүдә узган көндезге этапка чакырылды, шуларның җидесе үз эшләрен тәкъдим итә алды», — дип сөйләде.

Мәскәүдәге финал этабында тәкъдим ителгән проектлар арасында «Тула самовары» инсталляциясе, Башкортстан милли музее өчен «Башкорт тарихлары» мураллары, «Каргополь оберегы» скульптурасы, Башкорт балы музее керү төркеме, Жостово музее өчен мурал, «Җеп риваяте» сериясе һәм чүлмәкчелек сәнгате музее өчен мураллар бар иде.

«Мураллар» номинациясендә 1 урынны Наилә Нургалиева алды, 2 урында — Әминә Гаянова, 3 урында — Софья Федотова.

«Шәһәр сәнгать ландшафты» номинациясендә 1 урынны Полина Отряскинада, 2 урынны — Ләйсән Абдрахманова яуладылар.

«Дизайн-код» номинациясендә 3 урынга Резеда Галиева лаек булды.

Конкурста шулай ук Индустриаль-педагогика көллияте студенткасы Азалия Гыйматова да катнашты. Аның проекты жюри тарафыннан зур потенциалга ия дип бәяләнде, катнашучыларга аны тормышка ашыру буенча файдалы киңәшләр бирелде.

Наилә Нургалиева, Полина Отряскина, Әминә Гаянова һәм Ләйсән Абдрахманова «Бресо» шәһәр мохитен проектлау һәм төзекләндерү компаниясендә стажировкага чакырылды.

I Бөтенроссия «Традицияләр көче» конкурсы — 2025–2026 елларда гамәлгә ашырыла торган масштаблы проект. Ул халык сәнгать кәсепләрен үстерүгә һәм аларны заманча тормышка кертүгә юнәлтелгән. Конкурс «Туризм һәм кунакчыллык» һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектлары кысаларында уза. Катнашучылар традицияләрне һәм заманча алымнарны берләштергән җиңел сәнәгать эшләнмәләре, дизайн-проектлар һәм аксессуарлар тәкъдим итә.

Шимбә, 14 март 2026, 12:03