31 нче мәктәптә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты һәм «Иң яхшысы – балаларга» подпроекты кысаларында 8-11 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин үткәрде. «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге белән Ватанны данлыйбыз!» дигән темага багышланган дәрес Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына туры китерелде.
Руслан Нигъмәтулин татарстанлыларның Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда күрсәткән батырлыкларын искә төшерде, шулай ук республика халкының хәзерге вакыйгаларга керткән өлеше турында сөйләде: республикабызның 17 кешесе Россия Герое исеменә лаек булды; меңләгән якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнде; республикадан хәрбиләргә һәм ярдәм күрсәтелә торган Лисичанск, Рубежное шәһәрләренә 5 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде.
Руслан Нигъмәтулин: «Татарстанлылар Россияне үстерүгә зур өлеш кертә. Безнең һәрберебез – хәтта мәктәп укучысы да – үз шәһәре һәм республикасы өчен нәрсәдә булса эшли ала. Сезнең бүгенге төп бурычыгыз – уку. Ләкин моннан тыш, сез иҗтимагый эштә катнаша, волонтер була аласыз», – дип ассызыклады.
Укучылар депутаттан Татарстанның яшьләр сәясәте, мәгълүмати иминлек һәм кибербуллингка каршы көрәш турында сораулар бирде. Җавап итеп Руслан Нигъмәтулин балалар һәм яшүсмерләрне яклау өчен ТР Дәүләт Советы кабул иткән законнар турында сөйләде: яшүсмерләрнең кальян яки тәмәке әйберләре тартыла торган бүлмәләрдә булуына; белем бирү, медицина, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә тоник эчемлекләр һәм энергетиклар сатуга; яшүсмерләргә автомобиль бензины сатуга каршы – бу чаралар балаларны питбайкларда, мопедларда һәм квадроциклларда куркыныч йөрүдән сакларга тиеш.
Очрашу азагында депутат һөнәр сайлау һәм тормыш максатларына ирешү буенча киңәшләр бирде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 март 2026, 15:00



