1 нче Шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараеның күргәзмә залында «Яр Чаллы киләчәге» конкурсы кысаларында яшь катнашучылар 38 уникаль макет тәкъдим итте. Бәйге ике номинация буенча уздырылды: «Минем шәһәрем – киләчәк шәһәре: батырларча хыяллан!» һәм «Минем шәһәрем – бай тарихлы шәһәр».

Эшләрнең авторлары – балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти-әниләре, педагоглар, шулай ук мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре шөгыльләнүчеләре. Яшь катнашучылар макетларны тәкъдир итеп кенә калмады, шәһәр тарихы турында сөйләделәр һәм аның киләчәктәге үсеше турында хыяллары белән уртаклашты.

Конкурс жюрисы составына Яр Чаллының мактаулы гражданнары – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева һәм КАМАЗ төзелеше ударнигы Билал Канеев керде.

Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны бүләкләү Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында узачак.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 25 март 2026, 15:35



