Бүген иртәнге шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшлекле визит белән ГЭС поселогындагы Г. Тукай исемендәге яр буена килде. Монда киләсе айда «Россия сулары» Бөтенроссия экология акциясе узачак.

«Ел саен Россия Федерациясенең Экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм муниципалитетлар тарафыннан яр буе зоналарын һәм гражданнарның күпләп ял итү урыннарын тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән табигать саклау акцияләре үткәрелә. Яр Чаллы шәһәре дә бу чарада теләп катнаша. Без зур су артериясе – Чулман елгасында урнашканбыз, һәм бу, һичшиксез, шәһәр һәм аның халкы өчен мөһим. Бу – без яшәгән һәм хезмәт иткән тирә-як мохитне тәртипкә китерү өчен кирәкле эш. Шуңа күрә битараф булмаган кешеләрне бу миссиягә кушылырга чакырам. Без акцияне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип ышанам», – дип ассызыклады шәһәр мэры.
Шулай ук Наил Мәһдиев Мәләкәс елгасын чистартуның икенче этабы белән танышты. Чистартыла торган участокның гомуми озынлыгы – якынча 4,5 километр. Эш нәтиҗәләре буенча елгадан барлыгы 300 мең кубометрдан артык ләм чыгарылачак. Эшләр 2027 елда тәмамланачак.

«Яр Чаллы чикләрендәге су артерияләрен чистартуның мөһим һәм кирәкле эш икәнен барыбыз да аңлыйбыз. Мәләкәс елгасының уң ягын төзекләндерергә, өстәмә территорияләр булдырырга һәм, иң мөһиме, шәһәр эчендә узучы чиста су артериясен кире кайтарырга яхшы мөмкинлек туа. Бу проект электән практик чишелеш таләп итә иде һәм ниһаять, юбилей чараларына әзерлек кысаларында федераль бюджеттан акча алырга ирештек», – дип йомгаклады Наил Мәһдиев.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 26 март 2026, 10:30



