Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 26 март 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 14 нче комплекста төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.

Эшчеләр асфальтның өске катламын кисү эшләрен башкара. Моннан тыш, киселгән агачларны чыгару эшләре дә тәмамланган – киләчәктә компенсация агач утыртулары башкарылачак.

«Быел эшне иртәрәк башладык. Барлык кирәкле килештерү процедуралары, җыелышлар, эш схемаларын килештерү эшләрен 2025 елның көзендә һәм кышында уздырдык. Бүген эшкә тотыну өчен барлык нигезләр бар», – дип ассызыклады шәһәр мэры.

Шәһәр мэры «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерүнең төп кагыйдәсен атады – барысы да кешеләр өчен башкарылырга тиеш. «Вакыт – безнең эшебездә иң мөһиме. Шуңа күрә эшебездә кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, сабырлык таләп ителә. Без барысын да кешеләр өчен һәм кешеләр ярдәмендә эшлибез. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда менә шундый караш булачак. Ләкин бары тик бу программаны гына тормышка ашыруда түгел. Гомумән, без кешеләр өчен эшлибез, дусларым. Бу барыбыз өчен дә тормыш кагыйдәсе», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Пәнҗешәмбе, 26 март 2026, 12:00