Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара бакча тәрбияләнүчеләрен һәм профильле ведомстволар белгечләрен берләштерде. Ярышта ике команда – «Йөртүчеләр» һәм «Җәяүлеләр» катнашты.
Брейн-рингның мактаулы кунаклары булып «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Яр Чаллы шәһәре буенча баш белгече Ләйсән Закирова һәм ЮХИДИнең пропаганда бүлеге әйдәп баручы белгече Ләйсән Уйбекова катнашты. Уен ситуацияләре һәм тылсымчылар катнашындагы әкияти сюжет ярдәмендә балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча югары дәрәҗәдәге белемнәрен һәм юл хәлләрендә дөрес ориентлаша белүләрен күрсәттеләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 март 2026, 16:45



