«Этюд» спорт мәктәбе базасында Идел буе федераль округының тиз шахмат һәм блиц буенча ярышлары узды.
Ир-атлар зачетында ике дисциплинада да Тольятти вәкиле Егор Кошулян өстенлек күрсәтте, ул ике алтын медаль яулады. Хатын-кызлар зачетында шундый ук уңышны Сарытаудан Мария Рыжова күрсәтте, ул да рапидта, блицта да иң көчлесе дип танылды.
Блицта ир-атлар арасында көмеш Валерий Скачковка, ә бронза Никита Константиновка эләкте. Хатын-кызлар блицында призлы урыннар Мария Рыжова, Мария Долинская һәм Мария Носачева арасында бүленде. Әлеге дисциплинада өч медальнең дә бер үк исемле спортчы кызлар тарафыннан яулануы игътибарга лаек.
Тиз шахмат буенча чемпионатта ир-атлар арасында призерлар: Егор Кошулян, Артур Ганиев, Антон Яценко. Хатын-кызлар арасында: Мария Рыжова, Алия Нагаева, Алиса Чернышова.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 март 2026, 16:50



