Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

«Заман» эшче яшьләр үзәгенә капиталь ремонт узган елның көзендә башланды, ачылышы 2026 елның җәенә планлаштырылган. Әлеге вакытта объектның әзерлек дәрәҗәсе 35% тәшкил итә. Наил Мәһдиев эш графигының үтәлешенә шәхсән инанды һәм 1978 елда төзелгән бинада моңа кадәр капиталь ремонт булмавын искәртте:

«Шәһәр өчен мөһим булган әлеге проектны тормышка ашыруда җитди ярдәм күрсәткән өчен Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкка һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм – акчалар федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелде. Объект эшче һәм укучы яшьләр өчен кирәкле һәм мөһим.

Исегезгә төшерәм: соңгы елларда Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән без яшүсмерләр клубларын һәм яшьләр үзәкләрен тулысынча тәртипкә китердек. Узган ел без «Орион» яшьләр үзәген файдалануга тапшырдык, быел «Заман» яшьләр үзәгенә капиталь ремонтка керештек. Минем тарафтан бурыч куелды: Яшьләр көненә – 27 июньгә – капиталь ремонтны төгәлләргә һәм әзер объектны Яр Чаллы шәһәренең яшьләренә тапшырырга. Барлык эшләр график буенча башкарыла. Төзелеш оешмасы шактый актив эшли».

Яшьләр үзәге директоры Анна Кузнецова «Заман»ның клуб берләшмәләрендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр 300дән артык яшь кеше шөгыльләнүен, һәм алар өчен заманча якты киңлекләр җиһазландырылачагын хәбәр итте:

«Заман» яшьләр үзәге Татарстан республикасы программасы буенча реновациягә эләкте, шулай ук без «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр өчен төбәк» федераль конкурсында җиңүче булдык. Барлыгы 2 мең кв. метрга якын мәйдан ремонтланачак.

Без яңарабыз, үзгәрәбез, яңа киңлекләр, юнәлешләр барлыкка килә: профориентация лабораториясе, фиджитал-уеннар өчен киберкиңлек, хореография залы һәм самбо, дзюдо залы, коворкинг зонасы, уен киңлекләре. Бездә – эшче яшьләр үзәге, КВН репетицияләре, «Безнең заман» фестиваленең иҗади номерлары өчен бик күп мәйданчыклар булачак. Без предприятиеләребезнең яшьләрен җәлеп итүегә омтылабыз һәм алар белән бергә эшлибез».

Ремонт вакытында тәрбияләнүчеләр өчен чаралар шәһәрнең башка яшьләр мәйданчыкларында уза. Реконструкциядән соң «Заман»да түбәндгеләр барлыкка киләчәк: дуслар белән күңелле очрашулар өчен консольләр, виртуаль чынбарлык күзлекләре һәм өстәл уеннары булган уен зонасы; уку һәм эш өчен Wi‑Fi белән тыныч почмаклар зонасы; вокал һәм инструменталь студияләр; иҗат остаханәсе; югары сыйныф укучылары өчен профориентация лабораториясе; самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнү өчен спорт залы; формаль булмаган аралашу өчен урын; кино кичәләре һәм лекцияләр өчен заманча җиһазлар белән медиазал. Территория төзекләндереләчәк – план буенча биредә амфитеатр барлыкка киләчәк.

Объектта стеналар, идәннәр һәм түшәмнәрне бизәү эшләре башкарыла, тәрәзәләр алыштырыла һәм инженер челтәрләре – су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, вентиляция һәм түбән вольтлы системалар яңартыла.

Әлеге проект шәһәрнең юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында гамәлгә ашырыла һәм шәһәр халкының ялы һәм үсеше өчен инфраструктураны яхшыртуга юнәлдерелгән – яңа киңлек барлык кешеләр өчен дә ачык булачак һәм иҗтимагый мохитнең мөһим өлешенә әвереләчәк дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев:

«Бу объект Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуның 400 еллыгын әзерләү һәм үткәрү программасы белән каралган. Бу объект – кешеләр өчен һәм кешеләргә хезмәт итәчәк».

Сишәмбе, 31 март 2026, 17:00