Тула шәһәрендә юниорлар арасында кул сугышы буенча Россия Беренчелеге тәмамланды. Ярышлар йомгаклары буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Анастасия Коняева алтын медаль яулап, беренче урынны алды.
Югары нәтиҗә спортчы кызның күпьеллык тырыш күнегүләре һәм максатчанлыгының законлы нәтиҗәсе булды. Күренекле казанышлары өчен Анастасия Коняевага «Россиянең спорт мастеры» дигән мактаулы исем бирелде.
Анастасия кул сугышы буенча өч тапкыр Россия чемпионы, ММА буенча ике тапкыр Россия чемпионы, шулай ук 2024 елда кул сугышы буенча дөнья чемпионы булып тора.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 март 2026, 13:20



