Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

4 апрель көнне Үзәк шәһәр китапханәсендә «Яр Чаллы» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестивале узачак. Чара Яр Чаллы шәһәренә, аның тарихына, мәдәни мирасына һәм бүгенге тормышына багышлана. Фестиваль кунаклары монда узган заманнарда яшәгән кешеләр һәм бүген шәһәрнең иҗади һәм иҗтимагый мохитен булдыручылар белән таныша алачак.

Фестиваль программасында: Татарстан Республикасының халык рәссамы, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Мадияр Хаҗиевның картиналары күргәзмәсе, Владимир Высоцкий исемендәге автор җыры клубы чыгышы, тере музыка һәм шигърият, шәһәр халкы көнкүрешенең тарихи реконструкциясе, халык осталары катнашында «Фикерләр салават күпере» дигән остаханә дәресләре, «Тарихи мирасны ничек сакларга һәм моның өчен шәһәр халкы нәрсә эшли» темасына лекторий урын алган.

Фестиваль 4 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә (Ямашев бульвары, 4/14А) ачылачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (917) 271-27-47.

Яшь чикләве: 6+

Керү ирекле

Сишәмбе, 31 март 2026, 15:53