Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям Харис кызы Гатауллинаны 95 яшьлек юбилее белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән «Гаилә» милли проекты кысаларында Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин котлады. Шулай ук идарәче компания генераль директоры урынбасары Ирина Михайлова һәм 14 нче комплексның территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Зинаида Гәрәева хәл белергә килде.

Мәрьям Харис кызы Чистай районының Исләйкә авылында туган, сугыш вакытында колхозда эшләгән, аннары Пермьда, Әлмәт районында, Минзәләдә яшәгән һәм 1984 елдан Яр Чаллыда, двигательләр ремонтлау заводында хезмәт куйган.

Мәрьям Гатауллина өч бала тәрбияләп үстергән, аның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мактаулы кунаклар Мәрьям Харис кызына сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләде.

Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2026, 08:10