Яр Чаллы мәктәп укучылары Псков шәһәрендә узган немец теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында яхшы чыгыш ясады. «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелгән интеллектуаль сынаулар нәтиҗәләре буенча безнең укучылар өйгә алтын медаль һәм өч призлы урын алып кайтты..jpg)
Олимпиаданың абсолют җиңүчесе булып 45 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Александр Шмидт танылды. Аны немец теле укытучысы Лариса Александровна Әхмәтҗанова әзерләде. Кызыклы факт: бронза бүләкне 9 сыйныфта укучы энесе – шул ук 45 нче мәктәптән Андрей Шмидт, шулай ук Лариса Александровна җитәкчелегендә яулады..jpg)
Өлкән параллельдә көмеш медальне А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның унберенче сыйныф укучысы Эмилия Боровских алды. Кызны берьюлы ике педагог – Татьяна Даниловна Журавлёва һәм Искра Аликовна Минсафина әзерләде.
Шәһәр казанына тагын бер бронзаны 48 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Михаил Богданов алып кайтты, аның укытучысы – Зөмфирә Хәлим кызы Пантина..jpg)
Шулай итеп, Яр Чаллы мәктәп укучылары берьюлы өч яшь параллелендә бүләкләр яулый алган Россиянең аз санлы шәһәрләреннән берсе булды. Бу – шәһәр һәм республика мәгариф учреждениеләрендә немец телен укытуның югары дәрәҗәсен ассызыклаучы күренекле нәтиҗә.
Җиңүчене, призерларны һәм аларның остазларын котлыйбыз! Ил һәм дөнья интеллектуаль мәйданында яңа якты казанышлар телибез!
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 2 апрель 2026, 15:20



