Яр Чаллы шәһәре Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе март аенда яңа туган балалар арасында иң популяр һәм иң сирәк исемнәрне атап, нәтиҗәләр ясады.
Кыз балалар өчен иң популяр исемнәр түбәндәгеләр булды: Амелия, Аиша, Айлин, Ясминә, Сафия (София), Мия, Есения, Мирослава, Раяна, Эмилия. Малайларга ешрак Амир, Тимур, Кәрим, Мирон, Аяз, Макар, Эмир, Галим, Артём, Давыд исемнәре бирелә.
Сирәк һәм гадәти булмаган исемнәр дә очрый. Кызлар өчен бу – Адрианна, Аннель, Динелия, Илана, Мира, Эллария. Малайлар өчен сирәк исемнәр арасында: Амиль, Миран, Ринард, Сөләйман, Эльдан, Яромир.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 3 апрель 2026, 14:50



