Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Шәһәр территориясендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Сәүдә мәйданчыклары өч урында урнашты: Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык); ипподром территориясендә; «Южный» агросәнәгать паркында. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында үткәрелә.

12 муниципаль районнан ярминкәләргә 230 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе кайтарылды. Тәкъдим ителгән товарларның гомуми бәясе 22 миллион сумнан артты.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына үзләре җитештергән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итте: он һәм төрле ярмалар; йомырка; икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре; кондитер әйберләре; ит; сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе.

«Төзүче» стадионы янындагы ярминкәдә аерым мохитне Мөслим муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре оештырган концерт программасы тудырды.

Чарада Татарстан Республикасы Таткулланучылар берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Ренат Бикбов катнашты.

Оештыручылар барлык теләүчеләрне 11 апрель көнне шул ук расланган мәйданчыкларда узачак киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра.

Шимбә, 4 апрель 2026, 12:30