Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Бүген Җиңү паркында башкорт милли бәйрәме «Карга боткасы» узды. Чара шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны җыйды, бердәмлек һәм күңелле язгы кәеф атмосферасы бүләк итте. Мондый чараларны үткәрү «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Кунаклар өчен бай концерт программасы әзерләнгән иде. Сәхнәдә «Гөрләвек» клубында катнашучылар, «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының «Гөлназира» һәм «Хәзинә» ансамбльләре, иҗат коллективлары һәм Түбән Камадан, Казаннан килгән кунаклар чыгыш ясады.

Җыелганнарны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин җылы сүзләр белән сәламләде.

Бәйрәм чын мәгънәсендә игелекле вакыйга булды. Һәркем үзен бердәм күпмилләтле шәһәрнең бер өлеше итеп тоя алды һәм бай башкорт мәдәнияте белән танышты.

Шимбә, 4 апрель 2026, 16:40