Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Йогышлы һәм паразитар авыруларны профилактикалау гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә өстенлекле бурычларның берсе булып кала. 2025 ел йомгаклары буенча шәһәрдә йогышлы һәм паразитар авыруларның 107 780 очрагы теркәлгән – бу 2024 ел күрсәткеченнән 9,3%ка түбәнрәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесе Лемуза Нәфигуллина хәбәр итте.

Берничә йогышлы авыру буенча авыручанлыкның сизелерлек кимүе билгеләп үтелде. Хастаханәдән тыш пневмонияләр 35%ка, COVID-19 белән авыручанлык 4 тапкырга, вируслы гепатитлар 38%ка, туберкулез 24%ка кимеде. Идарә ителә торган йогышлы авырулар буенча уңай динамика аеруча сизелә: коклюш 7 тапкырга, скарлатина 46%ка, кызамык 12 тапкырга кимеде (барлыгы 3 очрак теркәлде). Шулай ук талпан тешләү очраклары 7,5%ка һәм ВИЧ-инфекция очраклары 6 эпизодка кимеде. Шул ук вакытта ОРВИ белән авыручанлык 15%ка, грипп 3 тапкырга, җил чәчәге 13%ка һәм микроспория 4,6%ка арткан.

Статистика һәм эпидемиологик анализ мәгълүматлары ышандырырлык рәвештә раслый: идарә ителә торган һава-тамчы йогышлы авырулары белән күбесенчә прививка ясатмаган гражданнар авырый, шул ук вакытта аларда авырулар шактый авыррак, өзлегүләр белән һәм еш кына сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләр белән уза.

2025 елгы прививка кампаниясе барышында гриппка каршы 278 550 кеше вакцинацияләнде, бу шәһәр халкының 53%ын һәм планлаштырылган күләмнең 85,3%ын тәшкил итте. Килгән барлык вакцина тулысынча тотылып бетте. Студентларны вакцинацияләүгә аеруча игътибар бирелде. Кампаниянең башлангыч этабында югары һәм урта уку йортлары укучылары арасында колачлау нибары 35% тәшкил итте. Аңлату эшләре үткәрелгәннән һәм мәгариф учреждениеләренә 24 күрсәтмә бирелгәннән соң студентларны вакцинацияләү дәрәҗәсе 83,2%ка кадәр күтәрелде.

Профилактик прививкалардан баш тартучы гражданнар белән системалы эш дәвам итә. 2025 елда уңай динамика күзәтелә: кире каралган баш тартулар өлеше узган елгы 51,2%ка каршы 68,7%ка кадәр артты. Белгечләр актив агарту эшчәнлеге алып бара: массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясый, ата-аналар җыелышларында катнаша, дәвалау-профилактика учреждениеләренең госпиталь эпидемиологлары белән даими киңәшмәләр үткәрә.

Дүшәмбе, 6 апрель 2026, 08:30