Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 26 май 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда шефлык ярдәме кысаларында махсус хәрби операция бурычларын үтәүче сугышчы Фәнис Хәбибуллин ихтыяҗлары өчен УАЗ автомобиле тапшырылды. Моңа кадәр мэрның җәмәгать кабул итү бүлмәсенә әлеге үтенеч белән аның хатыны Рита Марат кызы мөрәҗәгать иткән иде дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев:

«Инициатор булып хәрби хезмәткәребезнең хатыны Рита Хәбибуллина тора – ул безгә  махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче иренә тапшыру өчен автомобиль сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аларның дүрт баласы бар, ул – Ватанга хезмәт итә. Безнең ил нәкъ менә шундый кешеләргә таяна».

Автомобильне тапшырганда, Наил Мәһдиев әлеге УАЗның сугышчыларыбызга элемтә сызыгында, шул исәптән сугыш комплектын китерү һәм яралыларны эвакуацияләү өчен хезмәт итәчәген, мондый ярдәмнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүгә һәм гомерләрне саклап калуга реаль өлеш булуын билгеләп үтте.

Алгы сызыкка машина буш китмәячәк – УАЗ салонына инде файдалы йөк урнаштырылган. Чәйләр, ашлар, кипкән җиләк-җимешләр һәм башка продуктлар салынган тартмаларны Үзәк һәм Комсомол районнарының территориаль иҗтимагый үзидарәләренең активы әзерләде, җыйды һәм сугышчыларга тапшырды. Волонтерларга мэр рәхмәт белдерде: «Сугышчыларыбыз өчен эшләгән эшләрегез, игелекле гамәлләрегез өчен сезгә рәхмәт».

Автомобиль «ИНДОРСЕРВИС» фирмасы җитәкчесе Илсур Нургалиев һәм шәһәр хакиме аппаратының эшләр идарәчесе Ренат Йосыпов тарафыннан әзерләнде.

Шәһәр алга таба да хәрби хезмәткәрләребезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 6 апрель 2026, 11:30