Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Астрахань 24» телеканалының туры эфирында телекүпер аша электросамокатларның эшен җайга салуның грамоталы үрнәкләреннән берсе буларак шәһәребез тәҗрибәсе белән чыгыш ясады. Тапшыруга шәхси мобильлек чараларын арендалау сервисларын тыю тәҗрибәсе сәбәп булды – шундый ук чикләүләр, искәртеп үтәбез, Яр Чаллыда инде гамәлдә.

Телекүпердә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Наил Мәһдиев сүзнең нәкъ менә коммерция прокаты эшчәнлеген тыю турында баруын ассызыклады. Чара төп максат – кешеләрнең куркынычсызлыгы белән аклана. Сайланган тактика ачык күрсәтә: электр транспорты өчен кертелгән чикләүләр юлларда травматизмның кимүенә турыдан-туры йогынты ясый – шәһәрдәге аварияләр статистикасы сайланган юлның дөреслеген раслый.

«Без башта илдәге, Татарстан Республикасындагы хәлне анализладык һәм ярты миллионлы шәһәребездә аренда электросамокатларын файдалануга рөхсәт бирмәскә карар кылдык. Без җәяүлеләр йөри торган тротуар электросамокатлар өчен урын түгел дип саныйбыз. Җәяүле җәяүлеләр юлында үзен тулы куркынычсызлыкта хис итәргә тиеш, ә электросамокатлар өчен аерым инфраструктура кирәк. Моннан тыш, федераль дәрәҗәдә – законнар дәрәҗәсендә – шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт итүчеләрнең җаваплылыгы турындагы мәсьәлә җайга салынмаган.

Без бүген инфраструктура – махсус велосипед юллары төзибез. Алар электросамокатлар өчен дә кулланылачак. Бер үк вакытта без Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыбыз, Дәүләт Думасы депутатлары аша закон чыгару инициативасы планында берничә мәсьәләне күтәрәбез. Карар кабул иткәнче, без шәһәребездә сораштыру үткәрдек: шәһәребез халкының 70%ка якыны, ә бу – күпчелек, Яр Чаллы шәһәрендә электросамокатларда йөрүгә рөхсәт бирмәү яклы булды. Без, беренче чиратта, кешеләрнең фикеренә таянабыз».

Наил Мәһдиев шартлар – инфраструктура һәм хокукый шартлар – тудырылгач, бу мәсьәләгә кире кайтырга мөмкин булачагын ассызыклады.

Сишәмбе, 7 апрель 2026, 17:00