Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

ДЦП диагнозы булган 22 яшьлек студент Кирилл Красуцкий «Абилимпикс» бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатында беренче дәрәҗә диплом яулады. Ул «Коррекцион психология» компетенциясендә көндәшләрен узып, балалардагы бозуларны төгәл диагностикалады һәм нәтиҗәле методикалар эшләде. «Абилимпикс» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үсеш ала.

«Миңа укытучылар белән әзерлек, эшкәртелгән материаллар һәм җиңү теләге ярдәм итте», – дип уртаклашты Кирилл. Аның Яр Чаллы дәүләт педагогика университетындагы (анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35 студент белем ала) остазлары аңа беренче курстан ук ышанды – һәм ялгышмады.

Ставропольдәге чемпионат вуз өчен дебют булды. Хәзер Кирилл дипломын якларга, магистратурага укырга керергә һәм психолог булып эшләргә планлаштыра.

Сишәмбе, 7 апрель 2026, 14:30