Кама балалар медицина үзәге Бөтенроссия йөклеләр көнен билгеләп үтте — «ВсеБеременным.рф» проекты эгидасы астында узган бу бәйрәм бала көтү чорында хатын-кызларга ярдәм күрсәтүгә һәм ана булуга сакчыл мөнәсәбәт культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Гаилә» милли проекты кысаларында йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме каралган.
Медицина үзәге диварларында булачак әниләр — перинаталь үзәкнең хатын-кыз консультациясе каршындагы «Бала табуга әзерлек мәктәбе»ндә катнашучылар җыелды. Тантаналы өлешне Кама балалар медицина үзәге социаль эш буенча белгече Наталия Малинина ачты. ЗАГС идарәсе белгече Алия Мәхмүтова яңа туган балаларны теркәү турында мәгълүмати сессия үткәрде. Ул документлар рәсмиләштерү тәртибен аңлатты, балага исем сайлау буенча киңәшләр бирде һәм бала тулуы турында таныклык алу хакында адымлап сөйләде — бу белемнәр бала дөньяга килүгә әзерләнүче ата-аналар өчен кирәкле ярдәм булды.
«Ышаныч» үзәгенең социаль эш буенча белгече Альмира Зарипова җитәкчелегендә кунаклар «Үзеңә бүләк» дигән иҗади мастер-класста катнашты. "Сестричества милосердия" үзәгенең вәкиле Индира Калякина «Әни — иң яхшы исем» дигән лекция укыды.
Көннең төп асылы — җанлы аралашу. Булачак әниләр кичерешләре һәм шатлыклары белән ачыктан-ачык уртаклашты, чын күңелдән ярдәм итү һәм җылы дуслык атмосферасы тудырды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 апрель 2026, 16:00



