Ташу — кар эрү, яңгырлар яки плотиналар өзелү сәбәпле су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе. Су басу куркынычы янаганда һәм ташу вакытында ничек эш итәргә кирәклеген белү мөһим. Ташу куркынычы булганда мәгълүматны тыңлагыз һәм күршеләрегезне кисәтегез, балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез, эвакуация өчен җыелу урынын белешегез. Документларны су үткәрми торган пакетка, әйберләр, ризык һәм даруларны җыегыз, электр һәм газны сүндерегез, кыйммәтле әйберләрне өске катларга яки киштәләргә күтәрегез.

Кинәт су баскан зонада борчуга бирелмәгез, иң кирәкле әйберләрне җыегыз һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышыгыз. Өйдән чыкканда газ һәм электрны сүндерегез, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Өске катка яки чарлакка күтәрелегез, ярдәмне калку урында көтегез һәм коткаручыларга сигнал бирегез. Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтегез: коры киемгә алыштырыгыз, җылытыгыз, кирәк булганда ясалма сулыш ясагыз. Суга эләккән очракта авыр киемне салыгыз, йөзүче әйберләрдән файдаланыгыз һәм көймәләрне артык тутырмагыз.
Гадәттән тыш хезмәтләр телефоннары: 112 — Бердәм кизү-диспетчер хезмәте, SIM-картасыз һәм нульле баланс белән эшли; 101 — янгын-коткару хезмәте; 102 — полиция.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 апрель 2026, 10:40



