Бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан уздырулучы «Тукай иҗаты белән илһамланганнар» дип исемләнгән күргәзмә ачылышы узды.
Габдулла Тукай татар әдәбияте тарихына яңа милли поэзияга, заманча татар теленә нигез салучы бөек шагыйрь буларак керде. Аның иҗаты һәм шәхесе татар мәдәниятен нурландырып тора, рәссамнарга, музыкантларга, язучыларга сәнгать әсәрләре иҗат итергә илһам бирә.
Әлеге күргәзмәдә танылган рәссамнәрнең Мәдияр Хаҗиев, Факил Гәйфетдинов, Анатолий Пашин, Виктор Анютин, Сәгыйдә Сираҗиева, Чулпан Шәрифуллина сәнгать эшләреннән тора.

Бәйрәмчә чараны балалар театр мәктәбеннән һәм 4 нче музыкаль мәктәбеннән талантлы укытучылар һәм балалар чыгышы бизәде.



Күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшлиячәк.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 10 апрель 2026, 08:30



