Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 12 апрель 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Пасха дин тотучыларда рухи яңарышка, яратуга һәм мәрхәмәтле гамәлләр кылуга омтылышны тагын да көчәйтә. Миллионлаган христиан ихлас йөрәктән илаһи васыятьләрне тоту –  үз инануларыннан тайпылмау, туктаусыз игелекле хезмәттә булу, тирә-юньдәгеләр белән татулыкта һәм дуслыкта яшәү өчен тырышлык куя.

Әлеге бәйрәм кешеләрдә, хәзерге четерекле заманда аеруча мөһим булганча, матур киләчәккә өмет уята. Аның нигезенә буыннан-буынга тапшырыла килгән, һәрберебезгә бик газиз рухи хәзинәләрнең мәгънәви башлангычлары һәм асылы салынган.

Барлык диннәр бердәй хөрмәт ителә торган күпмилләтле республикабызда Пасханы уздыру зур тантана төсен ала. Моңа  Рус Православие Чиркәвенең һәм  Рус Православие Иске йола Чиркәве Казан-Нократ епархиясенең эшчәнлеге, барлык әһәмиятле проектларда актив катнашуы ярдәм итә.

Республиканың Мәскәү Патриархиясе белән тыгыз эшчәнлек алып баруы, Казан Богородица монастыре комплексын торгызу, иҗтимагый-дини чаралар уздыру диннәр арасында актив үстерелә килгән багланышларның, дәүләт һәм диннәр арасындагы уңышлы үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе булды.

Якты һәм күтәренке рухлы Пасха православие динен тотучыларга хәерле эшләр башкару өчен бәрәкәтле көч өстәр дип ышанам. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Рәисе  

Р.Н. Миңнеханов 

Якшәмбе, 12 апрель 2026, 06:00