Хөрмәтле шәһәребезнең православие динендәге халкы!
Сезне чын күңелдән бөек һәм якты Пасха бәйрәме белән котлыйм!
Пасха — православие динендәгеләрнең бердәмлекне аеруча нык тоеп, шәфкатьлелек көчен һәм дулкынландыргыч җылылыкны сизә торган вакыт. Традицион кыйммәтләр — ышаныч, өмет, мәхәббәт, гаилә, өлкәннәргә хөрмәт, якыннарың турында кайгырту — дин тотуга карамастан, һәрвакыт рухи тормышның нигезе һәм нык, сәламәт җәмгыятьнең терәге булды һәм булып кала.
Якты Пасха бәйрәме һәр йортка тынычлык, иминлек һәм шатлык алып килсен, иман йөрәкләрне ныгытсын, ә мәхәббәт күңелләрне тулыландырсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм барлык изге башлангычларыгызда уңышлар телим!
Якты Пасха бәйрәме белән!
Яр Чаллы шәһәре мэры
Н.Г. Мәһдиев

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 12 апрель 2026, 06:30



