Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 30 апрель 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Мәскәүдә, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында, XI яшьләр форумы «Мәскәү-Татарстан күпере» узды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашучылар алдында чыгыш ясады һәм үзенең тормыш юлы турында сөйләде.

Наил Мәһдиев үз чыгышында аңа шәхес буларак формалашырга ярдәм иткән кыйммәтләргә аерым игътибар бирде: тырыш хезмәт, тәртип, гаиләнең һәм остазларның роле, шулай ук тормыш юлы чатында дөрес сайлый белү осталыгы.

«Мэрлар булып тумыйлар, мэрлар булып үсәләр. Минем әти-әнием – гади кешеләр, крестьяннар нәселеннән. Безне абый белән балачактан хезмәткә өйрәттеләр. Болар барысы да бүген үземне ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә, чөнки мин авыр физик хезмәт аша үткәнемне аңлыйм», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Шәһәр башлыгы тормыш юлында сайлау ясау мәсьәләсенә аерым тукталды. Наил Мәһдиев дәүләт куркынычсызлыгы органнарындагы абруйлы карьера белән авыру әтисен карау зарурлыгы арасында сайларга мәҗбүр булган шәхси тарихы белән уртаклашты. Гаилә файдасына сайлау ясап, ул, үз сүзләре буенча, йөрәге һәм вөҗданы кушканча эш иткән.

«Сезнең һәрберегезнең тормышында юл чаты очраячак, һәм алар шактый күп булачак. Үз тормыш юлыңны сайларга туры киләчәк. Шуңа күрә вөҗдан буенча, йөрәк кушуы буенча сайларга кирәк», – дип ассызыклады мэр.

Наил Мәһдиев үзенең формалашуында төп фигуралар итеп остазларын – Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевне һәм үз әнисе – Тәслимә Габделхак кызын атады. Ул 91 яшьлек әнисенең бүген дә аның төп киңәшчесе һәм «юл күрсәтүче йолдызы» булып калуын әйтте, һәм яшьләрне әти-әниләрен кадерләргә һәм тыңларга чакырды.

Шулай ук Наил Мәһдиев яшьләргә иҗтимагый студентлар оешмаларында эшләргә тәкъдим итте: «Бу бик күп нәрсә бирә: яңа компетенцияләр, элемтәләр, мөмкинлекләр. Болар барысы да кирәк булачак!».

Шәһәр мэры студентлар отрядында ничек эшләвен һәм акча эшләп, аны әти-әнисенә тапшыруын, ә алар «Москвич» автомобиле сатып алуларын искә төшерде. Ул вакытта аңа 20 яшь иде.

Чыгышы ахырында мэр барлык катнашучыларны Яр Чаллыга – Россиянең автомобиль сәнәгате башкаласы һәм легендар «КАМАЗ»ларның туган җире дип атаган шәһәргә чакырды. Ул динамик рәвештә үсүче автошәһәрдә максатчан һәр яшь кеше өчен күңелгә ятышлы эш табылачагына ышаныч белдерде.

«Мәскәү – Татарстан күпере» форумы – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре үз тормышлары һәм уңышка илткән юллары турында сөйли торган, шулай ук яшь катнашучылар белән һөнәр сайлау һәм куелган максатларны тормышка ашыру буенча файдалы киңәшләр белән уртаклаша торган мәйданчык.

Шимбә, 11 апрель 2026, 14:05