Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

«Иллюзиум» кинотеатры комплексында аеруча җылы һәм шатлыклы мохит хөкем сөрде. Үзәк районы хакимияте махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм көн саен уртак эшкә өлеш кертүче волонтерлар өчен мәдәни чара оештырды. Җыелганнарны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде. 

Кичәнең төп вакыйгасы итеп игелекле һәм рухландыргыч «Прыгуны» мультфильмын күрсәтү булды. Якты төсләр, кызыклы геройлар һәм мавыктыргыч тарих беркемне дә битараф калдырмады: бу кино карау балаларга да, өлкәннәргә дә уңай эмоцияләр диңгезе бүләк итте. Күп гаиләләр өчен мондый бергәләп ял итү чын бүләккә һәм көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга мөмкинлек бирүче чарага әверелде.

Якшәмбе, 12 апрель 2026, 18:14