Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 31 май 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Этюд» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасының шахмат буенча команда Чемпионатлары узды. Ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча үткәрелә. Стартка Татарстанның 15 шәһәре һәм районыннан 24 ир-ат һәм 15 хатын-кыз командасы чыкты.

Зачет өч төркемдә үткәрелде: беренче төркемдә халык саны 90 меңнән артык булган шәһәрләр һәм районнар призлар өчен көрәште, икенче төркем халык саны 35 меңнән 90 меңгә кадәр булган районнардан тәкъдим ителде, өченче төркемдә халык саны 35 меңгә кадәр булган районнар командалары ярышты.

Беренче төркемдә ир-атлар арасында Татарстан чемпионнары булып «Феникс» (Яр Чаллы) командасы танылды: Леонид Ефимов, Максим Самусенко, Роберт Сафин һәм Матвей Иванов. «Көмеш» – тагын бер Яр Чаллы командасы «АТЭС»та (Айдар Ваһизов, Альберт Мөхәммәтҗанов, Самат Ялмөхәммәтов һәм Эмиль Хөснетдинов). Өченче урында – Казанның «Джентльмены» командасы.

Икенче төркемдә «Чистай-1» командасы җиңү яулады. Көмеш медальләр Кукмара командасында.

Ир-атлар турнирының өченче төркемендә Актаныш шахматчылары беренчелекне алды. Икенче урында – Баулы. Беренче өчлекне «Баулы-2» командасы төгәлләде.

Хатын-кызлар чемпионатында беренче төркемдә кыр хуҗалары «Яр Чаллы» командасы (Айгөл Алишева һәм София Садретдинова) җиңде, «көмеш» Казанның Совет районында, өченче урында тагын бер Чаллы командасы – «Каисса» (Анастасия Певгова һәм Анастасия Ахтырская).

Икенче төркемдә Кукмара кызлары чемпион булды, «Мамадыш» командасы икенче урында, «бронза» Чистай командасында.

Хатын-кызлар чемпионатының өченче төркем зачетында «Актаныш – кызлар» командасы җиңде, икенче урында «Актаныш» командасы, өченче урында – Баулы кызлары.

Ир-атлар чемпионатының беренче тактасы турнирын Айдар Ваһизов («АТЭС», Яр Чаллы) отты. Икенче тактада Максим Самусенко, өченче тактаны Роберт Сафин, дүртенче тактада Матвей Иванов беренчелекне алды. Барлык спортчылар да Яр Чаллының «Феникс» командасыннан.

Хатын-кызлар чемпионатында беренче тактада Фирүзә Нәбиева («Актаныш – кызлар») җиңде, Казанның Совет районыннан Раянә Сафина икенче тактада беренче урынны алды.

Ярышларның биш йөз мең сум күләмендәге приз фонды Татарстан Республикасы Шахмат Федерациясе тарафыннан тәэмин ителде.

Дүшәмбе, 13 апрель 2026, 10:53