Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия Федерациясе Герое, подполковник Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновна Чебнева янына барды. Шәһәр мэры аны туган көне белән котлады.

Очрашу барышында Наил Мәһдиев Ольга Константиновнага чын патриот һәм офицер тәрбияләгәне өчен тирән рәхмәтен белдерде. Мэр аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм иминлек теләде.

«Язмыш шулай килеп чыкты, ул махсус хәрби операция барышында улын югалтты. Без Сергей Владимировичның сугышчан бурычны лаеклы үтәвен, егетләренең чигенүен каплап һәлак булуын беләбез, һәм бу батырлык аңа әнисе Ольга Константиновна биргән тәрбиядән башка булмас иде. Аның кебек хатын-кызларга безнең дәүләт таяна.

Минем өчен геройның әнисен, хөрмәтле һәм яраткан Ольга Константиновнаны туган көне белән котлау зур мәртәбә. Барлык чаллылылар исеменнән мин аңа ныклы сәламәтлек, сабырлык теләдем. Без аның белән янәшә, шактый еш очрашабыз, төрле тормыш темаларына сөйләшәбез. Без алга таба да Ольга Константиновнага ярдәм итәчәкбез һәм героебыз, якташыбыз Сергей Чебнев турындагы истәлек безнең гамәли эшләребездә саклансын өчен барысын да эшләячәкбез», – дип уртаклашты шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шулай ук мэр хәбәр иткәнчә, Сергей Чебнев истәлегенә музей әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, ул офицер укыган 56 нчы мәктәптә урнашачак. 

Үз чиратында, Ольга Чебнева шәһәр хакиме күрсәткән игътибары, изге теләкләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Ольга Константиновна Чебнева лаеклы ялга чыкканчы «Автокам» пассажирлар предприятиесендә кондуктор булып эшләгән, Яр Чаллы шәһәр транспорт системасын үстерүгә үз өлешен керткән.

Сергей Чебнев – подполковник, Россия Федерациясе каһарманы (үлгәннән соң бүләкләнә). Махсус хәрби операция уздыру зонасындагы сугышларда батырлык һәм каһарманлык күрсәтте. Узган ел Яр Чаллыда Батырлар Аллеясында һәм 56 нчы мәктәп территориясендә аның бюсты урнаштырылган, шулай ук ул укыган мәктәптә музей оештырыла.

Сишәмбе, 14 апрель 2026, 13:50