Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 16 апрель 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда Яр Чаллы шәһәренең Социаль фонды тарафыннан оештырылган Бердәм пособие көне узды. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Татарстан Республикасы буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева, «ЗАГС Идарәсе» МКУ башлыгы Равилә Зарипова, Социаль фондның ТР буенча социаль түләүләрне билгеләү идарәсе башлыгы Ирек Хәбибуллин, Яр Чаллы шәһәре клиентлар хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев, шулай ук дин вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр лидерлары катнашты.

Очрашуда катнашучылар балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең төп аспектлары турында фикер алыштылар. Бердәм пособие буенча керемнәрне (шул исәптән алиментларны һәм кертемнәр буенча процентларны) исәпкә алу тәртибе, нуль керем кагыйдәсен куллану һәм җан башына уртача керемне исәпләгәндә гаилә составын билгеләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук ана капиталын рәсмиләштерүнең актуаль шартлары һәм акчаларны файдалану юнәлешләре, эшләүче ата-аналар өчен вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле очракта мәҗбүри социаль иминиятләштерү гарантияләре дә тикшерелде.

Винер Харисов шәһәр хакимиятенең балалы гаиләләрне социаль яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирүен, ә түгәрәк өстәл хакимият, җәмәгатьчелек һәм халык арасында ачык диалог өчен яхшы мәйданчык булуын әйтте. Ул һәр гаиләнең үз хокуклары турында белергә тиешлеген һәм артык кыенлыкларсыз ярдәм алуы мөһимлеген ассызыклады. Ирек Хәбибуллин Социаль фондның бурычы — бердәм пособиене рәсмиләштерү процессын гаиләләр өчен мөмкин кадәр аңлаешлы итү дип белдерде. Ольга Силаичева исә ярдәм чаралары турындагы мәгълүматның һәр гаиләгә барып җитүе мөһимлеген, шул ук вакытта хакимият һәм җәмәгатьчелекнең бердәм эше гражданнарның сорауларына оператив җавап бирергә һәм ярдәмне адреслырак итәргә мөмкинлек бирүенә игътибар җәлеп итте.

Чараның эшлекле өлеше тәмамлангач, гаиләләргә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Аннан соң түгәрәк өстәлдә катнашучылар гаиләләре белән бергә агачлар утыртты. Мондый чараларның максаты — социаль ярдәмне Яр Чаллыда яшәүчеләрнең барысы өчен дә аңлаешлырак, уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк итү.

Пәнҗешәмбе, 16 апрель 2026, 11:11