Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәребездә «Экологик иминлек» милли проектының «Россия суы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Максим Корольков катнашында «Россия суы» экологик съезды уза.

Съезд башланганчы кунаклар шәһәр мэры Наил Мәһдиев озатуында Мәләкәс елгасын чистарту барышы белән танышты. Эш нәтиҗәләрен Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин һәм Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Александр Шадриков белән бергә елгадагы эшләрнең агымдагы торышы, төп утырмаларны алу темплары һәм чистартуның киләсе этапларына әзерлек турында фикер алыштылар.

Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Максим Корольков елганы шәһәр үзәгендә урнашкан тулы кыйммәтле табигый объект буларак билгеләде: «Без бүген инде җитди нәтиҗә күрәбез: вак кына, үсемлекләр баскан елгачыктан Яр Чаллы халкын һәр көн шатландырачак тулы кыйммәтле елга килеп чыкты. Сез беләсез, "Экологик иминлек" милли проекты гамәлгә ашырыла. Анда «Россия суы» федераль проекты һәм су объектларын экологик савыктыру буенча аерым җитди юнәлеш бар. Без объектларны конкурс нигезендә сайлап алабыз. Комплекслы мультипликатив әһәмияткә ия объектларга аеруча игътибар бирәбез. Ягъни, бу гади генә экологик савыктыру түгел, ә чистарту, үсемлекләрне бетерү, объектның үзлегеннән торгызыла алуы өчен сулылыкны арттыру.

Без бүген нәрсә күрәбез? Төзекләндерү башкарыла, яңгыр суларын чистарту корылмасы төзелгән һәм эшли, экологик савыктыру үткәрелә. Без кешенең антропоген йөкләнешенә дучар булмаган гади су объектын гына түгел, ә эре сәнәгать шәһәрендә урнашкан тулы кыйммәтле табигый объектны күрәчәкбез. Бу синергия, синхронлаштырылган ике процесс безгә табигать белән бердәм булырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады ул.

Наил Мәһдиев вакыйганы шәһәр өчен тарихи дип атады һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде: «Шәһәр – югары антропоген йөкләнешле Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең эре сәнәгать үзәге. Бу проект безгә кирәк һәм мөһим. Мәләкәс елгасы беркайчан да мондый зур масштабларда чистартылмады. Бу, мин әйтергә курыкмыйм, шәһәр өчен тарихи мизгел. Берничә ел элек Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән республика программасы ярдәмендә елганың сул яры төзекләндерелде, Габдулла Тукай исемендәге яр буе төзелде».

Объектның әзерлек дәрәҗәсе 29% тәшкил итә. Подрядчик («Ядран-Строй») 78,56 мең куб. м төп туфрагын алган. Объектта алты берәмлек техника эшли: бер җирсорыгыч снаряд, биш экскаватор (шул исәптән ике амфибия). Хәзерге вакытта туфракны гидромеханикалаштырылган ысул белән алу эшләре бара.

Пәнҗешәмбе, 16 апрель 2026, 14:47