Дәүләт Думасы башкарма документ буенча түләттереп алу мөмкин булмаган керемнәр исемлеген киңәйтүче закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Махсус хәрби операциядә яраланганнар, мөмкинлекләре чикле кешеләр авыр финанс хәленә эләккән очракта, дәүләт аларга протезлар яки техник реабилитация чаралары өчен кайтарган акчаны югалтырга тиеш түгел. Бу – социаль ярдәм, һәм ул билгеләнгән максат буенча кулланылырга тиеш».
Закон белән бурычлы гражданинга карата башкарма эш барышында түләттереп алу мөмкин булмаган керем төрләре исемлеге киңәйтелә һәм ул түбәндәге компенсация төрләре белән тулыландырыла:
– инвалид тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр мөстәкыйль сатып алынган техник реабилитация чаралары һәм тиешле хезмәтләр өчен яки ветеран тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр мөстәкыйль сатып алынган протезлар (теш протезларыннан тыш), протез-ортопедия әйберләре һәм тиешле хезмәтләр өчен;
– инвалидның, ветеранның, озата баручы затның техник реабилитация чарасын һәм протез-ортопедия әйберләрен алу яки ясау урынына бару һәм кире кайту өчен юл чыгымнары;
– юл күрсәтүче эт тотуга һәм ветеринария хезмәте күрсәтүгә чыгымнары;
– озата баручы затның юл күрсәтүче этне алу урынына бару һәм кире кайту өчен юл чыгымнары, шул исәптән юл күрсәтүче этне алып бару чыгымнары.
2026 елның 1 сентябреннән гражданга хезмәт хакы түләүче затлар өчен, аларга карата чикләүләр билгеләнгән һәм түләттереп алу мөмкин булмаган очракларда, исәп-хисап документларында түләттереп алынган акча суммасын күрсәтү бурычы кертелә (әгәр күрсәтелгән затларга башкарма документ килгән булса). Ташламаларны бозу РФ законнарында каралган җаваплылыкка китерә.
Федераль закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 апрель 2026, 13:01



