«Россия суы» экологик съезды кысаларында 15 әйдәп баручы Россия компаниясе һәм предприятиесенең казанышлары һәм инновацияләре күргәзмәсе узды. Яр Чаллыдагы «ИТ-парк» мәйданчыгында судан файдалану, экологик мониторинг, калдыкларны эшкәртү һәм су чистарту өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Урам экспозициясендә кунаклар заманча экологик техника белән якыннан таныша алды. Экспонатлар арасында электробус һәм водоробус, бортлы КАМАЗ автомобиле, шулай ук әйләнә-тирә мохитнең торышын күчмә контрольдә тоту мөмкинлекләрен ачык күрсәтүче Табигать министрлыгының күчмә экологик лабораториясе тәкъдим ителде.

«ИТ-парк» эчендә компанияләр киң спектрлы эшләнмәләрен күрсәтте. Катнашучылар су сыйфатын оператив контрольдә тоту системалары макетлары, сәнәгать һәм көнкүреш суларын чистарту өчен чишелешләр, заманча композит материалларны һәм калдыкларны эшкәртү өчен җиһазлар белән танышты.


Иҗтимагый хәрәкәтләрнең интерактив экспонатларны һәм яшьләр белән эшләү инициативаларын үз эченә алган экоагарту проектларына да зур игътибар бирелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 апрель 2026, 15:00



