Бүген Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Үзенең беренче төп документын 26 укучы алды. Аларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте: «Һәрберегез үз тормыш юлын сайлаячак. Әти-әниегезнең, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ярдәме бу катлаулы, ләкин бик кызыклы тормышта юл күрсәтүче йолдыз булсын. Без сезнең әти-әниегезнең фамилиясен, әтиегезнең исемен горурлык белән йөртүегезгә ышанабыз. Бу тормышта кирәкле кеше, игелекле булу өчен барысын да эшләгез. Без, кадерле балалар, сезгә ышанабыз, өмет итәбез һәм сезне яратабыз».

Һәр яшүсмер шулай ук илнең төп законын – Россия Федерациясе Конституциясен һәм Яр Чаллы гербы төшерелгән флагын бүләк буларак кабул итте.
Чара патриотик рухлы, югары әхлаклы һәм җаваплы россияле гражданнар буынын формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры килә.
Паспорт тапшырудан фотолар ВК «Яр Чаллы шәһәре хакимияте» төркемендә урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 апрель 2026, 17:00



