Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Бүген КФУның Инжиниринг үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы уза.

Ярминкәдә 30 га якын эш бирүче катнаша, алар 30 меңнән 130 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән меңнән артык вакансия тәкъдим итте, шул исәптән КАМАЗ, Ремдизель, Транстехсервис, РИАТ, Лента, Хайер Индастри Рус, ЭССЕН кондитер фабрикасы, Чаллы-Бройлер, АММОНИЙ һәм башкалар кебек эре компанияләр.

Эш эзләүчеләр актуаль тәкъдимнәр белән танышып, урында әңгәмәләр үттеләр, «Һөнәрләр фестивале»ндә дә була алдылар. Анда һөнәри белем бирү уку йортлары укыту һәм стажировкаларның перспективалы программаларын тәкъдим итте, ә студентлар һәм мәктәп укучылары потенциалны ачу һәм карьера планын төзү буенча мастер-классларда һәм эшлекле уеннарда катнашты.

Моннан тыш, мәйданчыкта дәүләт ярдәме чаралары, «Кадрлар» милли проекты кысаларында укуны оештыру турында консультация пунктлары, шулай ук махсус зәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен махсус зона эшләячәк.

Җомга, 17 апрель 2026, 14:01