Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукайның 140 еллыгы алдыннан «Татаркино» фильмнар күрсәтү, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар оештыра. Яр Чаллыда күрсәтүләр 25 апрельдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрында узачак.

Программада: татар әкиятләре мотивлары буенча анимацион фильмнар күрсәтү (башлана 11:30да), «Сосна чабатасы» документаль фильмы һәм анимация буенча мастер-класс (икесе дә 13:00дә башлана). 14:30да тамашачылар «Гашыйклар тавы» нәфис фильмын күрәчәк, 15:00дә татар халык биюе буенча мастер-класс узачак, ә 17:30да «Шүрәле» триллерының премьера алды күрсәтелүе булачак.

Анимация буенча мастер-классны «Союзмультфильм» өчен проектлар өстендә эшләгән режиссер Гөлнара Низамиева үткәрәчәк. «Чабата» татар биюен артистка Алсу Мәгъсүмҗанова һәм музыкант Ильяс Фәрхуллин тәкъдим итәчәк, ә «Шүрәле» фильмын режиссер Алина Насыйбуллина тәкъдим итәчәк.

Җомга, 17 апрель 2026, 15:41